Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2021, 07:28

Бер-берсен уйлап сөйләргә чакырдылар

Кытай чит ил эшләре министрлыгы, Япониянең элеккеге премьер-министры Синдзо Абэ белдерүеннән соң, Япониянең Кытайдагы илчесе Хидео Тарумины сөйләшүгә чакырып алган.

Бер-берсен уйлап сөйләргә чакырдыларБер-берсен уйлап сөйләргә чакырдылар
Бер-берсен уйлап сөйләргә чакырдылар

Синдзо Абэ, әгәр Кытай Тайваньга һөҗүм итә калса, Япония читтә торып калмаячак дип белдергән булган.

         Кытай Синдзо Абэның әйткән сүзләрен “чиктән тыш хаталы”  һәм “Кытайның эчке эшләренә тупас рәвештә кысылу” дип билгеләгән. “Япония үзенең тарихында Кытайга каршы агрессив сугыш башлаган һәм кытай халкына карата коточкыч җинаять кылган иде. Аның Тайвань мәсьәләсе буенча җавапсыз белдерүләр ясарга хакы юк”,—дигән белдергән Кытай чит ил эшләре министрлыгы.

         Синдзо Абэ Тайвань милли сәясәтен өйрәнү институты оештырган онлайн-форумда чыгыш ясаганда Кытайны Тайваньга һөҗүм итүдән сакланырга чакырган. Япониянең Тайваньнан 100 километр арада торган Сенкаку утравын якларга әзер булуын Кытайга ныклап бәяләргә кирәк дигән. “Тайвань тирәсендә гадәттән тыш хәлләр Япония өчен дә гадәттән тыш хәл булачак. Шулай ук Япония-Америка альянсы өчен дә гадәттән тыш хәл булачак. Кытай халкына, бигрәк тә, рәис Си Цзиньпинга, моны аңлауда ялгышырга ярамый”,—дигән Абэ.

Фото: businessinsider.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас