Дөньяда ниләр бар?
2 декабрь 2021, 07:20

Америка һәм ЕС ныклап Кытай белән ярыша

Европа Союзы, Кытайның “Бер билбау — бер юл” инициативасы белән лаеклы көндәшлек итү өчен, Global Gatewey проекты кысаларында  бөтен дөнья буенча инфраструктура үсешенә йөзләрчә миллиард доллар акча сарыф итмәкче. 

Америка һәм ЕС ныклап Кытай белән ярышаАмерика һәм ЕС ныклап Кытай белән ярыша
Америка һәм ЕС ныклап Кытай белән ярыша

2027 елга кадәр бу проектка 300 млрд. доллар акча салу күзаллана. Евросоюз, әгъза-илләр, финанс учреждениеләре һәм милли банклар ресурслары җәлеп ителәчәк.

Бүген Көнбатыш үсүче илләр проектына активрак кушылырга тырыша. Ул моны Кытайның бөтен дөнья буенча йогынтысын көчәйтүгә юнәлтелгән Пекин инициативасына каршы тору өчен эшли. Global Gatewey программасы иң тәү чиратта санлы технологияләрне, сәламәтлек саклауны, экология, транспорт һәм энергетиканы үстерүгә юнәлтеләчәк.

Ә инде Кытайның 2013 елдан алып эшли башлаган мегапроекты бөтен дөнья буенча инфраструктураны үстерү проектларын күзаллый. Сентябрьдә Вашингтонның да Кытай белән ярышырга җыенуы билгеле булды. Хәбәрләргә ярашлы, АКШ вәкилләре Пекинның икътисади программасына каршы торачак яңа проектлар әзерләү буенча Көньяк Америкага юл тотачак. 

Фото: professionali.ru

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас