Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 декабрь 2021, 21:40

Русиялеләрне Израильгә һаман кертмиләр

Бай һәм үсешкән илләр үзләрен әнә шулай саклый...

brklyntravel.com
Фото:brklyntravel.com

Израиль властьлары COVID-19ның омикрон-штаммын кертмәү максатында Русия сәяхәтчеләре өчен чикләрне ачу мәсьәләсен кичектереп торырга булган.

Ноябрь ахырында   коронавируска каршы көрәш  буенча комиссия ашыгыч рәвештә оештырган утырышында туристлар өчен чикләрне 14 көнгә ябарга дигән карар кабул иткән. Чит ил халкының Израильгә керүе бары тик аерым очракларда гына мөмкин дип кисәтәләр.  Моның өчен аларга искәрмәләр буенча махсус комиссия рөхәтен алу зарур.

Моннан алда Израиль Русия туристлары өчен чикләрен 1 декабрьдә ача дип хәбәр иткәннәр иде. Бу вакытка кадәр ил “Спутник V” вакцинасын тану хакында игълан итәргә әзерләнә иде. Израильнең туризм министры Йоэль Развозов шартларын әйтеп үткән иде: республикага вакцинаның икенче компонентнын ярты елдан да ким булмаган вакыт эчендә ясатканда гына кереп булачак.

Бай һәм үсешкән илләр үзләрен әнә шулай саклый, җәмәгать.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: