Дөньяда ниләр бар?
1 декабрь 2021, 15:58

Ничек исән калган?

Могҗиза бу!

Kim Hong-Ji / ReutersKim Hong-Ji / Reuters
Фото:Kim Hong-Ji / Reuters

Япония ярларында коткаручылар корабы әйләнеп исән калган иргә тап булган. Ачык диңгездә 22 сәгать вакыт үткәрүенә карамастан, ул исән калган.

69 яшьлек ир Кагосима префектурасыннан Якусима курорт утравына юлланучы корабта ялгызы булган. Вакыйга 27 ноябрьдә булган. Судно диңгездә әйләнгәч, япон судан чыгып кына калмый, бәлагә таруы турында коллегасына  хәбәр дә итә ала.

Коткару хезмәтләре ирне тиз арада эзли башлауларына карамастан, коткаручылар аның янына икенче көнгә генә барып җитә. 22 сәгатьтән соң аны күреп калалар – яр буе сагы сүзләре буенча, ул әйләнгән көймәсенең двигателе өстендә ишкәк винтка тотынып утырган.

Яр буе сагы хезмәткәрләре ирнең катлаулы шартларда югалып калмау сәләтен билгеләгәннәр һәм аның исән калуын могҗиза дип атаганнар.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас