Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 ноябрь 2021, 13:59

Зур төрки дөнья

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм милли хәрәкәт партиясе җитәкчесе Дәүләт Бахчелиның “төрки дөньясы” картасы фонында төшкән фотосы пәйда булды.

Зур төрки дөнья
Зур төрки дөнья

Әлеге карта эченә Русиянең 20 төбәге кертелгән. Дәүләт Бахчели сүзләре буенча, “төрки дөньясы”на Русиянең көньяк төбәкләре, шул исәптә, Кырым, Ростов өлкәсе, Төньяк Кавказ һәм Көнчыгыш Себер керә.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга “төрки дөньясы” картасын тапшыру, шулай ук аның эченә Русия төбәкләрен дә кертүгә ил эчендә зур әһәмият бирелмәде, шуңа күрә бу Русиягә каршы юнәлтелгән бернинди ишарә түгел, ди Төркия экспертлары.

Әлеге картада төрки халыклар яшәгән дәүләтләр һәм аерым төбәкләр төрле төсләр белән билгеләнгән. Төркиянең Малтепе университеты профессоры Хәсән Унал сүзләренә ярашлы, “Төрки бердәмлек” концепциясе дәүләтләр яки төбәкләрне бергә кушуны күзалламый. Бүгенге дөньяда бу бөтенләй булдырып булмый торган хәл.1950 — 70 елларда Бердәм Гарәп Республикасына берләшергә тырышкан Сүрия һәм Мисыр мисалы моны ачык күрсәтте. Шуңа күрә биредә бары тик башка төрки илләр һәм төбәкләр белән якын мөнәсәбәтләрне тоту гына күзаллана.

“Әлеге вакытта Төркиядә, салкын сугыш чорындагы сыман, Русиягә каршы һәм барлык төрки халыкларны бер милләт итәргә тырышучы пантөрки карашлар юк. Мондый кылыклар ил мәнфәгатьләренә зыян гына сала һәм моны бар да яхшы аңлый”,—ди Унал. Ул шулай ук Төрки Дәүләтләр Оешмасында Русиягә күзәтче статусын бирергә тәкъдим итә. Бу Төркия сәясәтенең Мәскәүгә каршы юнәлтелмәгәнен күрсәтәчәк.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков: “Төрки сәясәтчеләре вакыт-вакыт “төрки бердәмлеге” идеясен тибрәтеп җибәрә. Бу — нормаль хәл”,— диде. Шул ук вакытта ул “төрки дөньясы” картасында аның чын үзәге Русия Алтаеның кызыл йолдыз белән күрсәтелмәвенә үкенечен белдерде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: