Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 ноябрь 2021, 21:57

Тыелган фильм караганнар

Әлеге вакытта егетләр белем алган уку йортында тентүләр бара.

Тыелган фильм караганнар
Тыелган фильм караганнар

Төньяк Кореяда ел башыннан алып Көнбатыштан һәм Көньяк Кореядан илгә фильмнар, шоу һәм сериаллар алып кайткан кешеләр закон тарафыннан катгый эзәрлекләнә башлаган. Законнарына ярашлы, шундый материалларны караган, саклаган һәм тараткан өчен үлем җәзасына кадәр тарттыру каралган.
Шулай булуга карамастан, бер яшь кеше илгә контрабанда юлы белән Көньяк Кореяның "Кальмар уеннары" ("Игра в Кальмары") сериалын алып кайткан. Кытайда сатып алган сериалны яшерен флешкада саклаган, кайткач яшьтәшләренә күрсәткән. Күп тә үтми закон сакчылары аны кулга алган. Кызганычка каршы, хәзер егетне үлем җәзасы көтә. Сериалны сатып алган икенче бер егеткә гомерлеккә төрмәгә утыру, калган алтысына сериалны караган өчен биш елга каторга эшләре көтә.
Әлеге вакытта егетләр белем алган уку йортында тентүләр бара дип хәбәр ителә. Мәгълүматларга ярашлы, мәктәп директоры, яшьләр эшләре секретаре һәм класс җитәкчесе эшеннән алынган. Җәзасыз калдырмас өчен аларны ташкүмер шахталарына эшкә җибәрергә мөмкиннәр.
КХДР журналистлары фикеренчә, әлеге сериал Көньяк Корея капиталистик мәдәниятенең асылын чагылдыра һәм кешегә кимсетеп караган тигезсезлек җәмгыятен күрсәтә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: