Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 ноябрь 2021, 13:35

Куркыныч мавыгу

Ноябрьдә АКШның стратегик хәрби-һава көчләре Русияне атом-төш һөҗүменә тоту ихтималын өйрәнеп караганнар.

Куркыныч мавыгу
Куркыныч мавыгу

Оборона министры Сергей Шойгу белдерүенчә, ноябрьдә Русия хәрбиләре ил чикләре кырында Америка самолетлары активлыгы артуын теркәгәннәр. Бер ай эчендә АКШ хәрби-һава көчләре Русия чикләренә таба 30га якын очыш ясаган. Бу исә 2020 елның шушы ук чорына караганда, 2,5 тапкырга күбрәк.

         Ә Америка Русиягә һөҗүм итү өчен нинди бомбалар әзерләгән соң? Америка киңкүләм басмалары белдерүенчә, Американың бишенче буын F35Ф истребительләре Русиягә һөҗүм итү өчен В61-12 термоядер бомбалары белән баетылачак. Алар исә дошманның яшерен урыннарын югары төгәллектә бомбага тотуга исәпләнгән. Ул штаблар, корал келәтләрен һәм кораллы көчләр җыелган пунктларны юк итү өчен файдаланырга мөмкин. Бу җәһәттән әлеге бомбаларны АКШта уңышлы сынаганнар да инде.

         Ноябрь башында АКШ президенты Джо Байденның милли иминлек буенча командасы,  якын вакытларда атом-төш коралын беренче булып кулланмау мөмкинлеген тикшерәчәк, дип язып чыкты. Байденның ярдәмчеләре АКШ атом-төш арсеналының бердәнбер максаты  сугыш булдырмау икәнлеген һәм аны гадәти хәрби хәрәкәтләрдә җавап итеп кулланмау турында игълан итү мөмкинлеген өйрәнәчәк икән. Материалларда әйтелүенчә, Пентагон (АКШның оборона министрлыгы) Русия һәм Кытай кораллануын арттыра дип, бу мөмкинлеккә каршы чыгыш ясый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: