Качаклар һава тутырылган моторлы көймәләрне файдаланган. Ла-Манш бугазы аша чыгарга тырышканда, соңгы берничә атнада кимендә 10 кеше суга батып һәлак булган.
Бөек Британиядә дә качакларны кочак җәеп көтеп тормыйлар шул. Британиянең консерватив партиясе депутатлары Ла-Маншны кичеп чыккан мигрантларны илдән 13 мең километр читтә яткан Фолкленд утрауларындагы офшор үзәкләренә җибәрергә тәкъдим иткән. “Бу — качакларны илдән этеп чыгаруның бердәнбер юлы. Әгәр сез безгә килсәгез, сезне 8 мең миль ераклыкка озатачыкбыз дигән белдерү ясарга кирәк”, дип белдерә Британия депутатлары. Алар шулай ук илнең эчке эшләр министрлыгын качакларны кире Франциягә озатырга әзерләнергә чакырган.