Әгәр Германия үз территориясендә кабул итүдән баш тартса, атом коралын Польшада урнаштыру карала икән.
Мондый адым Русия белән НАТО арасындагы килешүне тупас рәвештә санга сукмау, дип белдерде Русия чит ил эшләре министры урынбасары Александр Грушко. Чөнки альянс атом-төш коралын яңа әгъза-илләр территорияләрендә урнаштырмау бурычын өстенә алган булган.
АКШның атом-төш коралын Көнчыгыш Европада, атап әйткәндә, Польшада урнаштыруның болай да киеренке торган мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк кискенләштереп җибәрәчәге көн кебек ачык. Белоруссия — Польша чигендә миграция кризисы вакыйгаларны болай да катлауландырды бит инде. “Бу куркыныч юнәлештәге адым булачак”,—ди сәяси экспертлар.