Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 ноябрь 2021, 23:13

Ковид-госпитальгә табиб булып киенеп кергән ир Русиядән киткән

Картәнисен реанимациядә караган ирне хәтерлисезме?

gorobzor
Фото:gorobzor

Сүз Томскида ковид-госпитальгә картәнисен карар өчен табиб булып киенеп кергән Сергей Самборский  турында бара.

Самборский сүзләре буенча, ул Русиядә яшәргә курка башлаган һәм Тбилисига киткән.  

Моннан алда Самборский аңа каршы мәгълүмати сугыш игълан итүләрен хәбәр иткән иде. Ул Мәскәүдән кире Томскига оча алмаган, чөнки кайтып төшү белән аны тоткарларга планлаштырылуын белгән.

Октябрь ахырында  Томск шәһәренең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2 санлы респиратор госпиталенең реанимация бүлегендә 84 яшьлек авыру ханым вафат булган. Табиблар аның үлеменең  сәбәбен коронавирус,  пневмония, йөрәк һәм сулыш юллары проблемаларына бәйле, ди.  

Пенсионер ханымның оныгы Сергей Самборский, табиб булып киенеп, өч көн картәнисен караган. Аның сүзләренчә,  картәнисенә тиешенчә игътибар бүлмәгәннәр. Ир госпитальдә хәлләр коточкыч дип сөйләгән, пациентларга “дуңгызларга” караган кебек карыйлар, дигән.  “Бер медбраттан нигә пациентларның урын-җирләрен алыштырмыйсың дип сораган идем, ул иренәм дип җавап бирде”, – дип сөйләгән Самборский.

Росздравнадзор госпитальне тикшерү барышында кагыйдәләрне һәм нормаларны тупас бозу очракларын  ачыклаган. Тикшерүне прокуратура һәм Тикшерү комитеты оештырган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: