Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 ноябрь 2021, 18:37

Бүген эшләнәсе эшне иртәгәгә калдырасы килмәгән

Газ счетчикларын тикшерергә кергән хезмәткәрләрне әби өсләреннән бикләп киткән.

Бүген эшләнәсе эшне иртәгәгә калдырасы килмәгән
Бүген эшләнәсе эшне иртәгәгә калдырасы килмәгән

Ростов өлкәсендә яшәүче бер пенсионер ханым план буенча газ счетчикларын тикшерергә кергән хезмәткәрләрне өсләреннән бикләп чыгып киткән.

Газчылар, 27 һәм 40 яшьлек ике ир, бу фатирга кергәндә инде эш сәгате азагына якынлашкан булган. Газ счетчигы ватык һәм ул әкренләп газ чыгаруын ачыклагач, әбинең газын сүндергәннәр һәм икенче көнне яңа җиһаз алып, алыштырырга кушканнар. Тик әбигә бу тәкъдим ошап бетмәгән - иртәгәгә кадәр аның көтәсе килмәгән. Егетләр ачкыч-коралларын җыйганчы, әби аларның өсләреннән бикләп, счетчик артыннан кибеткә чыгып киткән.

Эш сәгате тәмамланган вакытта тиз генә кирәкле әйбереңне табып буламы соң? Озаграк йөргән ул. Газчылар әбинең юкка чыгуын аңлагач, полиция чакыртып, ишекне ачтырганнар.

Әбигә бернинди дә җәза бирелмәгән, штраф фәлән дә түләтмәгәннәр. Участковый килеп, сөйләшеп киткән.

Чыганак: kp ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: