Дөньяда ниләр бар?
26 Ноября 2021, 06:50

Япония халкына янә акча бүлмәкче

Япония властьлары COVID-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм күрсәтү өчен 1,8 триллион иен акча бүләргә карар иткән.

Япония халкына янә акча бүлмәкчеЯпония халкына янә акча бүлмәкче
Япония халкына янә акча бүлмәкче

Ил хөкүмәте әлеге ярдәмне 2022 нче финанс елының дәүләт бюджеты проектына керткән. Ярдәм кысаларында пластик карта рәвешендәге танытмасы булган илдә яшәүче бөтен кешегә 174 доллар күләмендә акча биреләчәк.
Бер үк вакытта бу картаны медицина страховкасы сыйфатында файдалану, шулай ук банктагы исәпкә мотлак "бәйләп" кую шарты куела. Япония властьлары шәхесне идентификацияләүнең бердәм карточкасының популярлыгын шулай итеп күтәрмәкчелләр. Әлеге вакытта мондый карточка белән 39 процент япон файдалана икән.
Әйткәндәй, Япониядә коронавирус белән авыру очраклары кискен кимегән. Моңа илдә прививка ясауның оешкан төстә баруы һәм инфекциядән саклану чараларын саклау ярдәм иткән.

"Лента.ру"

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас