Дөньяда ниләр бар?
26 ноябрь 2021, 08:43

Миллионнар отканын белмәгән

Шундый бәхет һәркемгә тәтесә иде...

itcrumbs.ruitcrumbs.ru
Фото:itcrumbs.ru

Кубаньдә яшәүче бер яшь кыз  лотереяга 60 миллион  сумга якын акча отканын белмәгән. Бу хакта “Столото” дәүләт лотереясын таратучы оешма хәбәр иткән.

Алена С. Мурманск азык-төлек кибетләренең берсендә  сдачага  “Спортлото “6 из 45”-дан билет сатып алган. Ә берничә айдан “Столото” сайтында теркәлә һәм анда да  шул ук саннарны күрсәтә. “Карасам, шәхси кабинетымда  алынмаган 58 миллион сум акча барлыгы язылган. Ул чакта шок кичердем дисәм дә була”, –  дип, тәэссоратлары белән уртаклаша  ул.

Откан акчаның төгәл суммасы – 58 761 825 сум. Җиңүче бу акчаларны югары белем алуга, Канада буенча сәяхәт итүгә һәм хәйриячелеккә тотыначагын белдергән. Шулай ук ул сатучыны табып, бәхетле билет өчен рәхмәтләрен әйтергә җыена.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас