Дөньяда ниләр бар?
26 ноябрь 2021, 07:31

Эт итен ашаудан баш тартмакчылар

Көньяк Кореяда маэмай итен ашауны бетерү мәсьәләсе буенча эш итәчәк консультатив орган ачу турында уйлана башлаганнар.

Эт итен ашаудан баш тартмакчыларЭт итен ашаудан баш тартмакчылар
Эт итен ашаудан баш тартмакчылар

Ил премьер-министры Ким Бу Гем хөкүмәт утырышында, органның төп бурычы - эт итен ашауны тыю буенча җәмәгатьчелек килешүенә ирешү, дип белдергән. Консультатив органны алдагы айда эшләтеп җибәрү карала. Аның эченә активистлар һәм хөкүмәт чиновникларыннан торган 20 эксперт керәчәк.
Агымдагы елның сентябрендә Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин хөкүмәткә эт итен файдалануны тыю мәсьәләсен тикшерергә кушкан. Хәбәрләргә караганда, президент маэмайлар ярата, аның Сеулдагы резиденциясендә берничә маэмае бар икән.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас