

Белгечләр исәпләвенчә, Кояш якынча биш миллиард елдан соң “үләчәк”. Безнең системаның планеталары бу һәлакәттә исән калырмы? Әлеге сорау галимнәрне күптән кызыксындыра. Тик Галактикада моның ачык мисалын табуы бик җиңел түгел, чөнки үлгән йолдызлар бик балкымыйлар. Исегезгә төшерәбез: безнең Кояшка охшаш йолдызлар яшәү циклының соңгы баскычында водородын яндырып бетереп кызыл гигант хасил итә. Аннары акрынлап кысылып килеп ак кәрләгә әйләнә. Бу вакытта йолдыздан чама белән Җир зурлыгындагы кайнар һәм тыгыз төш кенә кала. Аңарда атом-төш ягулыгы калмаганга күрә, ак кәрлә тонык кына яктылык сирпи. Шуңа күрә үлгән йолдызны галәмдә табуы җиңел түгел. Гавайяда Мауна-Кеа тавында урнашкан обсерватория астрономнары күптән түгел шундый язмышка дучар булган планета системасын ачыклый алдылар. Әлеге система ак кәрлә тирәсендә әйләнүче Юпитерга охшаш планетадан тора. Бу ак кәрлә безнең Галактиканың үзәгеннән ерак түгел урнашкан. Заманча технологияләр ярдәмендә аның массасын үлчи алганнар. Ул Кояштан 40 процентка кечерәк икән. Ә тирәсендә әйләнеп йөрүче планетаcы Юпитердан 40 процентка зуррак һәм ул газлардан гына тора. “Бу йолдыз сүнгәннән соң да ерак арадагы планетаның исән калу мөмкинлеген раслый, - ди тикшеренүләрне әйдәп баручы автор Джошуа Блэкман. — Аның кояш системасына охшаш булуын искә алсак, безнең йолдызыбыз да кызыл гигантка әйләнгәндә Юпитер һәм Сатурн планеталары сакланып кала ала дип фаразларга мөмкин”.
Ә Җиргә килсәк, аның язмышы шәп түгел, чөнки ул Кояшка якын орбитада. Кояш кызыл гигантка әйләнгәч, үз тирәсендәге планеталарны һәм шул исәптән Җирне дә йотачак. Әгәр дә кешелек бу вакыйгаларга алдан әзерләнеп Юпитер яки Сатурнга күчсә дә шатланырлык урын юк. Ак кәрләгә әйләнгән Кояш җылылык һәм яктылык бирмәячәк.
Мондый хәлләрнең миллиардлаган еллардан соң гына булачагын исәпкә алсак, бүгеннән үк кайгыра башлау — әлбәттә, мәгънәсезлек. Әмма “бәллүр шарга күз саласы” килә һәм биш миллиард елдан соң Кояш системасы белән нәрсә булачагы кызыксындыра.