Дөньяда ниләр бар?
24 ноябрь 2021, 09:36

Вирус йоктырам дип үлгән

Менә шундый кичәләр дә оештыралар икән.

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

Австриядә яшәүче  бер ир коронавирус йоктырыр өчен оештырылган махсус кичәгә барып кайткач, күп тә үтми үлгән. Әйе, аптырарсың, менә шундый кичәләр дә оештыралар икән.

Бу хәл Италиянең төньягындагы   Көньяк Тироль төбәгендә теркәлгән. 55 яшьлек ир, арытаба эшкә урнашыр һәм бер каршылыксыз сәүдә-күңел ачу үзәкләренә йөрер өчен  “яшел пропуск” алырга ниятләп, махсус рәвештә коронавирус йоктырырга теләгән.

Алар чирне җиңә алган. Больцано шәһәрендә  COVID-19 белән  көрәш буенча подразделение координаторы Патрик Франзони фикеренчә, мондый кичәләр тыелырга тиеш, чөнки прививкага каршылар “вирусның яшьләр генә түгел, хәтта балалар өчен дә хәвефле икәнен аңламый”.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас