

Стәрлетамактан яшәүче пенсия яшендәге ханымны күрәзәче 155 мең сумга алдаган. Үлгән кешеләрнең рухлары ярдәмендә ул миллион сум акчасын кире кайтарырга вәгъдә биргән. Тик, тиздән, акча белән бергә үзе дә юкка чыккан.
Биш ел элек Венерадан ахирәте бурычка акча сорап торган. Алган да, эзсез югалган, элемтәне өзгән. Бәләкәй сумма да түгел бит, миллион! Венера чарасызлыктан экстрасенсларга мөрәҗәгать итәргә уйлап, интернеттан эзләгән. Тольяттидагы Алия исемлесе проблеманы кыска вакыт эчендә хәл итәргә вәгъдә биргән.
Бу хезмәте өчен ул пенсионердан атна буена картасына 155 мең күчерттергән. Һәм аннары нишләгән дип уйлыйсыз? Дөрес, юкка чыккан.
Тик бераздан Венерага янә шалтыратып, тиздән миллион сумы кайтачак дип, тагын акча күчерергә кушкан. Тик бу юлы Венера акыллырак булган, полициягә гариза язган.
Җинаятьчене тапканнар. Сихерче барлык сүзләреннән, гамәлләреннән баш тарткан, мин ул кешене бөтенләй белмим, дигән.
Инде олы яшькә җитеп тә, сихерчегә барма, башыңа кайгы алма, дигән сүзләрне ишеткәне булмады микән?