

Һиндстанда үлгән дип танылган ир, моргта төн кунгач, “терелгән” һәм комага киткән.
19 ноябрь көнне Шрикеша Кумара юл һәлакәтенә тарый. Аны мотоцикл бәрдерә. Вакыйга урынына килеп җиткән парамедиклар Шрикешаны дәваханәгә илтә. Баш табиб Раджендра Кумар җәрәхәтләнгән ирне үлгән дип таный. Мәетне моргка урнаштыралар.
Күп тә үтми мәрхүмнең туганнары һәм полицейскийлар мәетне яру буена документларны рәсмиләштерер өчен моргка килә. Әмма ярырга мәет булмый, үлгән дип танылган ир тере булып чыга.
Бу хәбәр әзерләнгән чакта Шрикеша комада хәлендә яткан, дип язалар матбугат чаралары. Ни сәбәпле исән кешене үлгән дип таныганнар – моны ачыклаячаклар.
Мондый хәбәрләр ай саен язылып тора. Аптырамыйбыз да инде хәзер. Тик барыбер бер уй бимазалый мине – нишләп моңа охшаш очракларның 99% Һиндстанда теркәлә? Ниндидер хикмәте бармы икән моның?
Чыганак: Lenta.ru