Дөньяда ниләр бар?
22 ноябрь 2021, 05:46

Битлек киеп колаклар тырпаеп бетте инде...

Сездә дә шул ук хәлме?

YouTubeYouTube
Фото:YouTube

Микрохирург Гайк Бабаян Sputnik радиосына биргән интервьюда медицина битлеге кию танау яисә колак формасын үзгәртә ала дигән имеш-мимешләргә нокта куйды. Күп кешеләр  биткә сылашып торган  медицина маскасы танауны “сытарга” яисә хәтта “төшерергә” мөмкин дип зарлана икән. Табиб сүзләренчә, бу чыннан да мөмкин, әмма 10-15 секундка гына, бу вакыттан соң борын 100% очракта үзенең элекке халәтенә кайтачак.

“Дөресен әйткәндә, медицина битлеге йөз һәм битнең аерым өлешләре формасына  берничек тә тәэсир итә алмый. Ниндидер өстәмә процедураларсыз бар нәрсә дә  элекке халәтенә кайта, табигать шулай яраткан”, – дип ышандыра Бабаян.

Хирург маска резинкаларының колакка басым ясавы бар, ди. Әмма бу да йөз-кыяфәт үзгәрешләренә йогынты ясамый икән. Колак үзе үтә сыгылмалы һәм аның “хәтере” дә бик көчле икән. Әйе-әйе!

“Тышкы факторлар аркасында колак формасы үзгәрә алмый. Кайчагында хәтта тырпайган колакны хирургия ярдәмендә турайтканда да, алар элекке халәтенә кайтырга мөмкин. Нәтиҗәдә тагы бер кат коррекция ясатырга туры килә”, – дип аңлата  хирург.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас