

Энергиянең тергезелгән чыганаклары инфраструктурасын үстерү 2050 елга углерод чыгаруны бөтенләй бетерүгә ирешү буенча дәүләт программасының бер өлеше булачак диелә.
Израиль премьер-министры канцелериясе җитәкчесе Яир Пинес белдерүенчә, Иордания, Мисыр, Греция һәм Кипр потенциаль партнерлар буларак күзаллана. "Күршеләребездә иясез җирләр күп, ә бездә технологияләр бар", -ди Пинес читләрнең катнашу мөмкинлеген аңлатып. Кояш фермалары энергиясен проектта катнашучыларның барысы да файдалана алачак. Аны саклау һәм тапшыру систамаларын җитештерү төп мәсьәлә булып кала.
Планетаны коткару буенча глобаль көрәш кысаларында, Израиль 2050 елга углерод калдыкларын чыгарып ташлауны бөтенләй бетерергә җыена. Планнарына ярашлы, 2030 елга кадәр илнең 30 процентка кадәр электры тергезелгән чыганаклардан алыначак.
Быел җәй Израиль хөкүмәте пластик калдык-постыкларга каршы яңа радикаль көрәш игълан иткән. Ил властьлары авыр эшкәртелүче полимер товарлар сатучыларга икеләтә салым салырга җыенган.