Дөньяда ниләр бар?
19 ноябрь 2021, 08:15

Халкына акча бүлеп, икътисадын үстерә

Япония властьлары икътисадны һәм кулланучыларның сатып алуларын стимуллаштыру буенча зур күләмле план әзерләгән.

Халкына акча бүлеп, икътисадын үстерәХалкына акча бүлеп, икътисадын үстерә
Халкына акча бүлеп, икътисадын үстерә

Ил власте халыкка турыдан-туры ярдәм күрсәтәчәк. 18 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә 100 мең иенга (875шәр доллар яки безнең акчада 63 мең (!) сумга) чеклар биреләчәк.
Халыкка ярдәм акчалары тарату дәүләт казнасына 56 триллион (487 млрд. долларга) иенга төшәчәк. Чыганаклар облигацияләр чыгару хисабына җәлеп ителәчәк. Кече эшкуарлыкка 2,5 млн. иенга (21,9 доллар) грантлар биреләчәк. Властьлар күзаллавынча, турыдан-туры түләүләрне ил икътисады киләсе елның беренче кварталында ук тоярга тиеш.
Былтыр апрельдә исә ил хөкүмәте икътисадны тергезү өчен дип, 48,4 триллион иен (423 млрд. доллар) акча бүлгән. Декабрь аенда тагын 40 трлн. иен (350 млрд. доллар) юнәлткән. Эспертлар инфляциядән хәвефләнәләр, шулай ук мондый чаралар кулланучылар соравын сизелерлек үстерүгә җитәрлек булмагае дигән шикләрен белдерәләр.
Былтыр майда да Япониядә гаиләләргә 100әр мең иенга чеклар бирелгән. Японнар бу акчаларының 70 процентын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләренә тотынмаганнар, ә банкларга һәм депозитларга салып куйганнар.
Быелның өченче кварталы йомгаклары буенча, Япониядә эчке тулаем продукт җитештерү былтырның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3 процентка түбән төшкән.
Әйткәндәй, Япониядә мондый ярдәм хәтта төрмәдә утыручыларга, хәтта үлем җәзасына тарттырылучыларга кадәр күрсәтелгән. Менә бу ичмаса ярдәм! Халкы бай яшәгән ил генә үсешкән һәм алга киткән дәүләт була ала шул.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас