

Качакларның бер өлеше Польша территориясенә керергә тырышты. Поляклар җавап итеп махсус чаралар кулланды: су автоматыннан аттылар, сызгыручы шартлаткычлар, яшь агызучы газ кулландылар. Мигрантлардан тыш, хәрбиләр, журналистлар да каза күрделәр. Шуннан соң Белоруссия президенты Александр Лукашенко качакларны логистика үзәгенә урнаштырырга дигән күрсәтмә бирде.
Александр Лукашенко Германия канцлеры Ангела Меркель белән проблема буенча телефон аша сөйләште. Сөйләшү каты барган, алай да Ангела Меркель мәсьәләне Евросоюз дәүләтләре белән тикшерергә вәгъдә иткән. Ул Белоруссия — Польша чигендә мигрантлар өчен торак төзүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген белдергән. Моның өчен Александр Лукашенко мигрантларның бер өлешен ватаннарына кайтарып җибәрергә һәм Польша чигенә басым ясаудан туктарга тиеш, дип әйткән. Белоруссия лидеры исә Евросоюз дәүләтләре башлыкларының аның властька легитим килүен тануларын, шулай ук Көнбатышның Минскига салган санкцияләрен бетерүләрен таләп итте.
Польша, “арка артында” алып барылды дип, Германия белән Белоруссиянең миграция кризисы буенча сөйләшүләрен танымавын белдерде. Польша президенты Анджей Дуда “Без — мәсьәләне үзаллы чишү хокукына ия булган суверен дәүләт”,—дип, Варшаваның үз өстенә бернинди йөкләмәләр алмаячагын белдерде.
Польша-Белоруссия чигенә килеп тулган меңнәрчә мигрантларга ярдәм күрсәтү өчен Европа Союзының 700 мең евро бүләчәге мәгълүм булды. Акчалар Кызыл Хачның Халыкара комитеты аша тапшырылачак. Ярдәм азык-төлек, дару, көндәлек кирәк-яраклар алуга файдаланылачак.
Билгеле булуынча, Евросоюз мигрантларга бәйле кризис белән ел саен очраша. Быел май аеннан ук башланган әлеге кризис ноябрьдә шулай кискенләште. Евросоюз белгечләре мондый кризислар киләчәктә дә булачак, дип белдерә. Евросоюзның Frontex тышкы чик буе хәвефсезлеге агентлыгы җитәкчесе Фабрис Леджери дәүләтләр, миграция агымнарын үз максатларына борып җибәреп, кризисларны тиз генә китереп чыгара алачаклар дип саный.
Бөек Британиянең чит ил эшләре министры Элизабет Трасс Белоруссия — Польша чигендәге миграция кризисына Русия җаваплы диде. Кризиска чик кую һәм сөйләшүләр алып бара башлау өчен Мәскәү Минскига басым ясарга тиеш диде. Русия исә, миграция кризисы ныграк тирәнәеп китмәсен өчен, яклар сөйләшү өстәле артына утырырга һәм кулдан килгәнне эшләргә тиеш дип саный.