Дөньяда ниләр бар?
18 ноябрь 2021, 06:41

Күгәрченне коткарыр өчен урамны япканнар

Исең-акылың китәрлек!

datchnik.rudatchnik.ru
Фото:datchnik.ru

Уэльсның башкаласы Кардиффта  янгын сүндерүчеләр челтәргә эләккән күгәрченне коткарыр өчен  шәһәрнең төп урамнарының берсен япканнар.

15 ноябрь көнне Көньяк Уэльсның янгын-коткару хезмәтенә банк бинасы түбәсендәге челтәргә күгәрчен кереп кысылган һәм чыга алмый дигән хәбәр килә. Вакыйга урынына юлланучы экипаж җәнлекләр белән эшләүче белгечне дә ияртә. Банк бинасы янына килеп туктагач, янгын сүндерүчеләр урамдагы хәрәкәтне туктатып, коткару операциясен башлый. 

Бу хәл 200ләп узгынчы игътибарын җәлеп итә. Алар, кысылган күгәрченне жәлләп, коткаручылар гамәлләрен игътибар белән күзәтеп торган. Кошны азат иткәч, аста җыелган халык шатлыгыннан кычкырып җибәргән. Күгәрченне  карагач, аны иреккә җибәргәннәр, һәм ул ояда көтеп торган ана-күгәрчен янына ашыккан.

Җәнлекләрне, кошларны кайгырту әйбәт инде ул. Әмма безнең илдә шундый вызовка коткаручылар килер иде микән? Юктыр ул. Алай дисәң, агач башына менеп төшә алмый интеккән мәчеләрне төшерә бит алар. Бәлки, бу мәчеләрнең йорт хайваннары булу белән бәйледер?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас