+20 °С
Болытлы


Ниһаять, Вашингтон белән Пекин мөнсәбәтләре берникадәр йомшара төште. Бәлки, шуңа да, онлайн булса да, якын көннәрдә ике ил лидерларының сөйләшүе көтелә.
Ак йортның матбугат секретаре Джен Псаки, АКШ президенты коллегасы белән ачыктан-ачык сөйләшүгә өметләнә, дип белдерде.
Байден Си Цзиньпин белән төрле, мәсәлән, хәвефсезлек, икътисад, кеше хокуклары мәсьәләләре буенча фикер алышмакчы.
Әйткәндәй, Кытайның елдан-ел ныграк кораллануы АКШның эчен пошыра.