

Агаларов, властьларның планнарын бәяләп, бүгенге көндә иксез-чиксез Ерак Көнчыгыш территориясендә халык саны кимүен билгеләде. Эшкуар тәкъдим булган очракта проектны гамәлгә ашыруда катнашачагын белдерде һәм мисал итеп башка илләр тәҗрибәсен китерде.
“Благовещенскига (ул Амур өлкәсендәге шәһәр) карасаң, чикнең икенче ягында кытайлар “Лас-Вегас” төзеде, якты утлары балкып тора. Бездә ятимләнеп ике-өч бина басып тора. Кешеләр гомер буе караңгылыкта утырып, алар тормышына тәрәзә аша карап утырырга теләмәячәкләр. Күпер төзелгәч һәм чикләр ачылгач, алар ул якка күченәчәкләр һәм анда калачаклар”,—ди Агаларов.
Белдерүенчә, эшкуарның компаниясе утрауда Ерак Көнчыгыш федераль университетын төзегән. Әлеге вакытта анда торак кварталы төзү турында сөйләшүләр алып бара башлаган.
Русия властьлары планына ярашлы, Ерак Көнчыгышта Владивосток белән янәшә шәһәр төзеләчәк. “Спутник” дип аталачак (әлегә дежур исеме) шәһәргә 300 мең кеше күченә алачак.