Дөньяда ниләр бар?
17 ноябрь 2021, 06:24

Укытучы дәрестә балага “урод” дип эндәшкән

Мондый мөнәсәбәт белән килешү бик авыр...

tonight.detonight.de
Фото:tonight.de

Старый Оскол шәһәрендә   шәхси мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшләгән ханым хата ясаган укучыга “зәгыйфь кисәге” (“урода кусок”) дип эндәшкән. Вакыйганың видеосын  “360”  үзенең Telegram-каналында бастырган.

Кадрларда сыйныф ишеге күренә һәм укытучының  укучыга  дәрес барган кабинетта кычкырганы ишетелә. Укытучыга малайның инглиз теленнән күптән түгел үтелгән  теманы үзләштермәве ошамаган.

“Сызып ташла, зәгыйфь кисәге. Сыз, барын да сыз!” (“Зачеркивай, урода кусок. Зачеркивай, зачеркивай все!”) – дип кычкыра укытучы. Аннары педагог балаларга мөрәҗәгать итә һәм укучыга шулай дорфа эндәшү тәэсир итте, ул инглиз телендә фразаны дөрес язды, дип белдерә.

Видеоролик авторы педагогның мондый кылыгынан шок кичерүен һәм прокуратурага гариза язуын әйтә. Укытучының исә замечаниеләргә исе китмәгән, дәрес гадәти үтә бит, дигән ул.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас