

АКШның Калифорния штатында әти-әнисендә әсирлектә яшәгән кыз йорттан чыгып кача һәм 911 номерына шалтыратып, калган балаларны коткара. Берничә ел элек булган вакыйгалар хакында ABC News язган. 2018 елның 14 гыйнварында коткару хезмәтенә 17 яшьлек Джордан Турпин шалтырата. Яшь кыз диспетчерга аны һәм 12 сеңел-энеләрен ата-аналары даими рәвештә көчләп яши, дип хәбәр итә. Аларны кроватьларга бәйләп куйганнар, ач тотканнар, тышка чыгармаганнар. Чыннан да, коткару хезмәтендәге оператор гаилә яшәгән адресны сорагач, Турпин берара ни дияргә белми тора.
Диспетчер кызның кайда икәнлеген GPS аша күзәтеп белә. Күп тә үтми аларга полиция хезмәткәрләре килә һәм балаларның әтисе белән әнисен кулга ала. Турпинның бу кылыгы аның һәм бертуганнарының еллар буе дәвам иткән интегүләренә нокта куя. Кызның батырлыгы йорттагы әсирлектән иреккә чыккан балаларга тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә.
Кыз хәтерләвенчә, коткару хезмәтенә шалтыраткан көнне урамга йөгереп чыккач, ул хәтта тротуарның юлдан нәрсәсе белән аерылганын да белмәгән.
2019 елда балаларга рәхимсез мөнәсәбәттә булулары өчен Дэвид белән Луиза Турпиннарны 25 елга иректән мәхрүм итәләр. Ир белән хатын балаларга мәктәпкә йөрүне тыйган, медицина ярдәме артыннан табибларга мөрәҗәгать итмәгәннәр. Бертуган апа-сеңел һәм энеләр еш кына ачлы-туклы яшәгән, юыну мөмкинлегеннән мәхрүм булган. Турпиннар балаларын еш кына тукмаган һәм кроватьларга бәйләп куйганнар.
12 бала! Аңлы рәвештә интектерер һәм җәзалар өчен генә бала табарсыңмы? Күз алдына да китереп булмый мондый хәлләрне...
Американы мактыйлар да мактыйлар. 12 балалы гаиләнең күршеләре булмады микән? Нишләп алар мәктәпкә йөрми, гомумән тышка да чыкмый дип берсе дә кызыксынмады микән? Сораулар күп шул...
Чыганак: lenta.ru