Дөньяда ниләр бар?
17 ноябрь 2021, 09:34

Антибиотикны дөрес кадамаганнар

Нәтиҗәдә сабыйны коткара алмаганнар....

nvdaily.runvdaily.ru
Фото:nvdaily.ru

Дагыстанда  өйдә дәваланган 5 яшьлек малайга әти-әнисе, ялгышып, антибиотикка лидокаин кушып кадаган. Кызганычка каршы, хастаханәдә баланы коткара алмаганнар.

Бабаюрт үзәк район дәваханәсенә  мәрхүм малайның 3 яшьлек энесен китергәннәр. Бала дөрес булмаган дәвалау аркасында чак-чак үлемнән калган. “Сабый аңына килгән. Аны реанимациядән палатага күчергәннәр. Малайның гомеренә берни янамый”, – диләр Дагыстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, ике малайга өске тын юлларын дәвалау максатында антибиотиклар билгеләгәннәр. Балаларның әти-әнисе  нарасыйларын үзаллы дәваларга  теләгән.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас