Дөньяда ниләр бар?
16 ноябрь 2021, 05:44

ВИЧны даруларсыз җиңгән

Мөмкин хәлме соң бу?

ВИЧны даруларсыз җиңгәнВИЧны даруларсыз җиңгән
ВИЧны даруларсыз җиңгән

Аргентинаның  Эсперанса шәһәрендә яшәүче бер хатынга  8 ел элек ВИЧ диагнозы куйганнар. Күптән түгел генә ул бу чирдән даруларсыз терелүен хәбәр иткән.

30 яшьлек хатын үзенең бу диагнозы турында 2013 елда белгән. 8 ел дәвамында  ВИЧ белән авырса да, йөклелек чорын исәпкә алмаганда (ул чакта ханым 6 ай дарулар эчкән), бернинди препаратлар кабул итмәгән. Медиклар мәкерле авыру балага күчәр дип, аңа дарулар эчәргә кушкан.

Белгечләр фикеренчә, бу – кешенең иммун системасы үзаллы ВИЧны җиңүнең икенче очрагы. Нәкъ шуңа охшаш очрак АКШта 2020 елда теркәлгән. Анда 67 яшьлек Лорин Вилленберг ВИЧтан бернинди терапиясез “терелгән”.

Моңа кадәр Русия галимнәре ВИЧ йоктырган авыруларны дәвалауның яңа ысулын уйлап чыгарганнар иде. ВИЧлы пациентларга даруларны гомер буена эчәргә туры килә, әмма шул ук вакытта перпаратларның “побочка”лары хәвефе арта.

Бу дәвалау схемаларының күпчелегендә тенофовир препараты булуга бәйле. Ә ул бөерләр өчен зыянлы, җитмәсә, сөякләр тыгызлыгын киметә. Русия галимнәре уйлап чыгарган яңа ысул өчле дәвалау системасыннан икеле системага күчешне күзаллый. Терапиянең беренче яртыеллыгында  тенофовир препаратын кабул итәләр. Ә соңыннан пациентлар долутегравир һәм эмтрицитабин препаратларын эчә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас