

Язучы Федор Достоевский үзенең “Преступление и наказание” романында коронавирус пандемиясен фаразлаган, ди рәссам Михаил Шемякин, Мәскәү язучылар йортында үзенең яңа инсталляциясен тәкъдим итеп.
Аның сүзләренчә, әсәрнең төп герое Родион Раскольников каторгада булганда төш күргән. Достоевский COVID-19 пандемиясенә охшаш хәлне сурәтли. “Шуннан Раскольников төш күргән, ди, имеш, төпкел Азиядән Европа һәм Русияне юк итү максаты белән микроб килә, һәм бөтен дөнья, кешеләр акылдан яза башлый”, – дигән цитата китерә Шемякин.
Моңа кадәр үлемгә китерүче бу вирус турындагы фаразны “Симпсоннар” мультсериалында ишеткәннәр. Сүз “Симпсоннар”ның 4 сезонының 21 сериясе хакында бара. Эпизодның премьерасы 1993 елның 6 маенда үткән. Анда Спрингфилдны грипп эпидемиясе ега, ә Мардж Симпсон төрмәгә эләгә.
Өстәвенә, коронавирусның төгәл аңлатмасын 2018 елда Кореяда чыккан “Териус у меня за спиной” сериалында ачыклаганнар.
Чыганак: lenta.ru