

Русиядә кошчылык һәм малчылык фермаларының органик калдыкларына кинәт сорау арткан. Минераль ашлмаларга кисәк арткан хаклар фонында аграр компанияләр, тирес һәм кош тизәге кыйммәтен аңлап, элек символик бәягә сатылган товарны бүген ябырылып сатып ала башлаган. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.
Басманың әңгәмәдәшчесе гыйнвар аеннан тавык тизәгенә сорау икеләтә артты, дип белдерә. Икенче бер эре агрохолдингтагы чыганак ел элек алар органик ашламаларны үз басу-кырларында кулланса, бүген ртысын читкә сатуларын сөйли.
“Бунятино” агрофирма генераль директоры Сергей Щукин моны бер гектар җиргә таләп ителгән 30-40 тонна ашлама төбәгенә карап 30-65 мең сумг төшә, ә бу компаниягә отышлы була, дип белдерә.
Материалда шуны да язганнар. 2021 ел сентябренә селитра уртача — 71, карбамид – 91, аммофос 70 процентка арткан. Шул сәбәпле, төбәкләр Авыл хуҗалыгы министрлыгына 2022 елда нибары 4,2 миллион тонна минераль ашлама сатып алырга әзербез дип белдергән. Узган ел белән чагыштырганда бу миллион тоннага азрак.
Чыганак: lenta.ru