Дөньяда ниләр бар?
15 ноябрь 2021, 05:52

9 яшьлек вундеркинд Алиса Теплякова ни хәлдә?

Активистлар, кыз өчен борчылып, балалар омбудсменына мөрәҗәгать иткәннәр.

KP.ru / TelegramKP.ru / Telegram
Фото:KP.ru / Telegram

Интернеттагы активистлар  РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова исеменә МДУның психология  факультетына укырга кергән 9 яшьлек Алиса Теплякованың эмоциональ һәм физик халәтен  тикшерү үтенече белән имзалар җыялар. Бу хакта change.org  сайтында бастырылган петициягә сылтанып, “Комсомольская правда” яза.

“Опека органнарын Тепляковларның яшәү шартларын, балаларының физик һәм эмоциональ халәтләрен  тикшерү хакында үтенәбез. Балигъ булмаган балаларны үстерү һәм тәрбияләү нормаларына никадәр туры килә алар? Шулай ук Тепляковлар балаларына белемнәре хакында дәүләт дипломнары бирүче мәгариф учреждениеләрен дә тикшерергә кирәк”, – диелә омбудсменга язылган мәрәҗәгатьтә.  

Петиция авторлары Тепляковлар гаиләсенең соңгы арада катнашкан “Док-ток” тапшыруын искә алган. Алар Алисаның йончыган халәтен искә төшерә. Кызның анда йөзе качкан булган,  күз төпләре карайган, иреннәре тешләнеп беткән, битендәге тырналган эзне дә барысы күргән. Ул гына түгел, комментаторлар тапшыруда Алисаның сәер ютәлләвен дә игътибардан читтә калдырмаган. Бу ютәл “тик”ларга (нервлар киеренкелегендә барлыкка килергә мөмкин) охшаган, дигн фикердә алар.

Билгеле педиатр, гаилә клиникасы баш табибы Евгений Тимаков Алисаның үзен-үзе тотышында өлгереп җитмәгәнлек сизелә, ди. “Менә ул фәнни телдә сөйләргә тырышып утыра, әмма экранда кече энесен күрү белән урыныннан сикереп тора һәм кисәк кенә соклану, куаныч кебек эмоцияләр кичерә. Бу инде 4-5 яшьлек бала реакциясен хәтерләтә”, – ди табиб, кыз балага психолог консультациясе кирәклеген ассызыклап.  

Кыз баланың ата-анасы комментаторлар имеш-мимешләрен кире кага. Алисаның күз төпләре караймаган, кызның физик халәте дә бик яхшы. “Алиса 1 төркем сәламәтлеккә ия, аның физик халәте бик яхшы. Иртәгәдән ГТО бирергә әзербез”, – дигән баланың әтисе Евгений Тепляков.

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас