Санкт-Петербургның Хәрби-медицина академиясенең 74 яшьлек анатомия преподавателе Павел Пащенконы студенткалары җенси бәйләнүдә гаепләгән. Бу хакта “Mash на Мойке” Telegram-каналы хәбәр итә.
Студент кызларның берсе сөйләвенчә, профессор бермәл аны өенә кадәр кайтарып куярга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, преподаватель машинада аңа бәйләнә башлаган. Соңрак шалтыратып җәфалаган, студент кыз белән икәүдән-икәү генә калырга маташкан. Аннары студент кыз профессорның башка кызлар белән дә моңа охшаш очраклар булуын белгән. Студент кыз Мәскәүгә укырга күчкән һәм профессорның бу кылыкларын сөйләргә карар иткән.
“Подъем” басмасына биргән итервьюсында профессор бу вакыйганы укулары начар, “койрыклары” булган студентларның провокациясе дип атаган. Укытучы белдерүенчә, ул бу хәлне вуз җитәкчелеге белән яхшылап өйрәнәчәк, полициягә мөрәҗәгать итү мәсьәләсен дә карыйм, дигән.
“Беренче курстан ук “койрыклары” булган, укуларга йөрмәгән бер төркем студентлар җыелган да, мин аларны укытмасын өчен төрле киртәләр коралар. Мин исә принципиаль рәвештә укырга теләмәгән студентлар арытаба чын табиблар була алмаячак дигән фикердә торам. Бу бик күңелсез хәл, әлбәттә, әмма шундый очраклар бар”, – дип аңлата Пащенко.
Чыганак: lenta.ru