Дөньяда ниләр бар?
12 ноябрь 2021, 13:52

Пингвиннар ник адаша башлаган?

Яңа Зеландия ярларында сирәк очраучы пингвин табылган.

Пингвиннар ник адаша башлаган?Пингвиннар ник адаша башлаган?
Пингвиннар ник адаша башлаган?

Яңа Зеландия ярларында сирәк очраучы пингвин табылган. Мондый пингвиннарның яшәгән урыны - Зеландиядән 3 мең километр ераклыкта урнашкан Антарктида.
Гарри Сингх исемле ир хәләл җефете белән прогулкада йөргәндә яр читендә пингвин күрә. Башта ул аны йомшак уенчык дип уйлый, әмма соңыннан пингвин башын борып карый. "Ул сәгать буена хәрәкәтсез катып торды һәм бик алҗыган кыяфәттә иде", - ди Сингх. Ир белән хатын, пингвин эт-кош авызына эләкмәсен дип, коткаручыларны чакыра.
Коткаручылар ачыклавынча, бу пингвин бары тик Антарктида ярымутравында гына яшәүче Адели токымыннан булып чыккан. Пингвинны төрле яклап тикшергәннән соң, аның авырлыгы җитмәвен һәм сусысызлыктан кибенүен ачыклаганнар. Коткаручылар пингвинны дәвалагач, хәвефсез пляжга чыгарачакларын белдергән.
Бу Адели пингвинының Антарктидадан Яңа Зеландиягә килеп чыгуы буенча өченче тарих булып чыккан. Экспертлар фикеренчә, Яңа Зеландиядә Адели пингвиннарының еш пәйда булуы Дөнья океанындагы үзгәрешләр турында сөйләүче хәвефле билге булуы мөмкин.
Евросоюзның Copernicus климат үзгәреше буенча хезмәт галимнәре бозлыклар эрүе сәбәпле Дөнья океаны зур тизлектә күтәрелә һәм планетада климат үзгәрешләре катастрофик дәрәҗәгә җитте белдерәләр.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас