

Хабаровск краеның Амурск шәһәрендә табиблар COVID-19лы пациентны ашыгыч ярдәм машинасына табан бозланган асфальттан носилкада шудырып барганнар. Медикларның гамәлләре видеога эләккән. Аны Dvhab.ru бастырып чыгарган.
Видео кадрларында табибларның носилкаларны чана кебек кулланып, бозланган асфальттан эткәннәре күренә. Моның сәбәбе бар: носилкаларның тәгәрмәчләре авыруны машинага илтүне катлаулаган. Басма язуынча, русияле үзе мондый транспортировкага бер дә каршы килмгән. Аңа тиешле барлык ярдәмне күрсәткәннәр.
“Медицина хезмәте пациентка, дөрсрәге ул яшәгән подъезд төбенә гадәттәгечә килеп туктый алмаган, чөнки коммуналь хезмәтләр юлны боздан чистартмаганнар. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу очракта бердәнбер дөрес чара күргәннәр”, – дип аңлатма биргәннәр крайның Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Анда хәтта киресенчә, табибларның мондый транспортировка турында карар кабул итүләре аларның профессиональлеге һәм экстремаль шартларда эш итә белүләре турында сөйли, дип өстәгәннәр.
Чыганак: lenta.ru