

Глобаль климат үзгәреше Тын океандагы берничә утрау дәүләтен җир йөзеннән себереп атуга китерүе мөмкин. Шулай ук эре табигать һәлакәтләренә китерәчәк. Бөтендөнья метеорология оешмасы галимнәре шулай дип саный.
Экспертлар билгеләвенчә, Тын океан суының температурасы уртача дөньякүләм җылыту тизлегеннән кимендә өч тапкырга шәһбрәк бара. Шул ук вакытта җылы дулкыннар океанның экология системасына төзәлмәслек зарар сала. Ә экосистемага бөтен океан төбәге һәм аның тирәсендәге илләрнең яшәеше тулысынча бәйләнгән.
Галимнәр раславынча, Австралиядәге сыман коточкыч урман янгыннары, Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге сыман су ташулары кебек табигать катаклизмнары ел саен кабатланачак.
Бөтендөнья метеорология оешмасы Һималай һәм Анды таулары арасындагы бозлавыкның 5 ел эчендә юкка чыгуы ихтимал дип тә чаң кага.