

2021 ел ахырына кадәр Әфганстанда кимендә бер миллион баланың ачлыктан үлүе ихтимал. Шулай дип белдерде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Маргарет Харрис. Әлеге Оешма Әфганстанның 23 провинциясендәге 47 медицина учреждениесенә балаларны дәвалау өчен кирәк-яраклар озаткан. "Әмма бу ярдәм диңгездәге тамчы гына. Без илне көннән-көн ныграк ялмый баручы ачлыкка каршы авыр көрәш алып барабыз",- дип белдерә Харрис. Ул дөнья илләре Әфганстанга ярдәм итәргә тиеш дип саный.
Берничә көн элек бер әфганлының сигез кешедән торган гаиләсен туендыру өчен ике кызын сатып җибәрергә мәҗбүр булуы турындагы аянычлы хәбәр дөньяга яңгыратылды. Кеше хокукларын саклаучылар, Әфганстанда гуманитар кризис тирәнәйгән саен хатын-кызларны сатып җибәрүләрнең артачагын фаразлыйлар. Унбиш яшькә кадәрле кыз балаларны кияүгә бирү тыелса да, асылда киресенчә.
Октябрь аенда ил башкаласы Кабулда сигез баланың ашарга тилмереп үлүләре хәбәр ителгән иде. Халыкның авыр хәлгә төшүендә һәм тиешле яшәү дәрәҗәсен тәэмин итә алмауда "Талибан" хәрәкәте (ул Русиядә тыелган террористик оешма) гаепләнә.
Гомер бакый газап-михнәт эчендә яшәгән Әфганстан халкы берәр кайчан тук тормыш күрерме икән? Аның җавабын без ки гади кешеләр белмибез шул...