Дөньяда ниләр бар?
11 ноябрь 2021, 10:05

Үзләрендә яшиселәре килми

Төрекмәнстанның махсус хезмәтләре АКШка күчеп китәргә теләүче гражданнар белән тәрбияви әңгәмәләр үткәрергә тотынган.

Үзләрендә яшиселәре килмиҮзләрендә яшиселәре килми
Үзләрендә яшиселәре килми

Төрекмәнстанның махсус хезмәтләре АКШка күчеп китәргә теләүче гражданнар белән тәрбияви әңгәмәләр үткәрергә тотынган.

         Милли иминлек хезмәтләре грин-карт лотереясында катнашырга гариза бирүчеләрне күзәтүдә тота башлаган. Күчү теләгеннән ваз кичмәүчеләрне өйләренә барып, күңелсезлекләр көтәчәк дип,кисәтәләр икән.

         Төрекмәнстанда 2007 елда алып АКШка күчәргә теләүчеләр саны ун тапкырга арткан. 2021 елда грин-карта алуга 56 мең гариза бирелгән. Русиягә күчәргә теләүчеләр дә арткан.

         Әйткәндәй, илнең дәүләт архитектура-төзелеш институты студентларына президент Гурбангулы Бердымөхәммәтов китабын һәрвакыт үзләре белән йөртергә кушканнар. Югыйсә, институттан куылу яный икән.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас