

56 биттән торган документта дәлилләр җыелган: уйгырлар артыннан киңкүләмле күзәтү, аларның динен кысрыклау, мәҗбүри стерильләштерү, мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, төрмәләргә утырту. Моннан тыш, доклад авторлары билгеләвенчә, КХР властьлары уйгырларның дини һәм мәдәни биналарын җимерәләр, гаиләләреннән балаларын тартып алалар. Музейда исәпләүләренчә, Кытай властьларының нияте — уйгырларны биологик юкка чыгаруга ирешү.
Кытай илдә азчылыкны тәшкил иткән уйгыр милләтенә каршы көрәшү өчен күп эшләр башкара, диләр. Мәсәлән, октябрьдә ил властьлары Аpple компаниясенең кытайча кушымтасыннан Коръәнне алып ташлатуга ирешкән.