Дөньяда ниләр бар?
11 ноябрь 2021, 10:01

НАТО кораблары Кара диңгезгә керде

Кара диңгез төбәгендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләсендә Грузия НАТОга булышырга әзер.

НАТО кораблары Кара диңгезгә кердеНАТО кораблары Кара диңгезгә керде
НАТО кораблары Кара диңгезгә керде

Кара диңгез төбәгендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләсендә Грузия НАТОга булышырга әзер. Америка хәрби-диңгез көчләренең Батуми портында туктаган 6нчы флоты флагман корабы бортында Грузия  премьер-министры Ираклий Гарибашвили шулай дип белдергән.

         “Без Кара диңгез хәвефсезлегенең әһәмиятен яхшы аңлыйбыз һәм союздашларыбызга бу юнәлештә булышырга ниятлибез”,—дигән ул. Америка корабларының Грузиягә визитын Тбилиси белән Вашингтон арасында стратегик мөнәсәбәтләрне көчәйтү дип санарга мөмкин, дип тә әйткән Гарибашвили.

         Бу атнада Румыния дә Кара диңгездә Америка хәрби көчләрен арттырырга чакырды. Илнең оборона министрлыгы бу юнәлештә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

         Бу хәлләргә кадәр Америка “Кара диңгездә даими хәрби күнегүләр үткәрү Русияне бу диңгездә лидерлыктан мәхрүм итәчәк” дип масайды.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас