

8 ноябрьдә мигрантлар Белоруссиянең Гродненск өлкәсендә урнашкан вакытлы лагерьлардан Польша чигенә агыла башлады. Алар, зур төркемгә оешып, чикне чәнечкеле тимерчыбык аша үтәргә тырышты.
Мигрантлар төркеме якынлашуын күргән Польша үз чикләре буена террорга каршы подразделениеларын китерде. Шулай ук Польша-Белоруссия чигендәге территориаль оборона гаскәрләрен хәрби әзерлек хәленә китерде. Мәгълүматларга ярашлы, Польша чик буенда 12 мең хәрбиен, 4 мең чик сакчысын, 1,5 мең полиция һәм 250 террорга каршы подразделение хезмәткәрләрен туплаган.
Чик буенда легаль булмаган мигрантларны кисәтү өчен яшь агызучы газ кулланды. Мигрантлар, чик сакчыларына таш һәм шешәләр ыргытып, чикне мәҗбүри үтәргә тырышты. Алар Белоруссиядән Польшага керү өчен барлыгы 300 тапкыр омтылыш ясаган. Польша властьлары илгә мәҗбүри кергән мигрантларны кире Белоруссия территориясенә куып чыгарачагын белдерде.
Шулай ук Литва да мигрантларны үз территориясенә кертмәс өчен чигенә гаскәрләрен тартты һәм илдә гадәттән тыш хәл режимы кертте.
Польшага эләгергә тырышкан мигрантлар чәнечкеле тимерчыбыкларны кисәргә тотынды. Польша яшь агызучы газ куллануын дәвам итте. Пилотсыз очучы аппаратлар кулланды. Белоруссия, Польша боларны мигрантларга психологик басым ясау өчен кулланды, дип белдерде.
Кичен мигрантлар палаткалардан торган лагерь корып, учаклар кабызды. Польша властьлары исәпләвенчә, анда 4 меңләп мигрант тупланган.
Польшаның чит ил эшләре министрлыгы мигрантларга бәйле вакыйгаларда гаеплеләргә карата санкцияләр кулланырга чакырды. Варшава ярдәм сорап НАТОга мөрәҗәгать итәргә әзер. Польша хөкүмәтенә Германия теләктәшлек күрсәтте. Берлин кризис Евросоюзның уртак көче белән хәл ителергә тиеш дип саный. Евросоюз Белоруссиянең югары вазифалы гражданнарына карата гадиләштерелгән виза режимын туктату турында карар кабул итте.
Белоруссия властьлары исә чик буендагы кризиска ЕСның үз гамәлләре сәбәпче дип саный. Русия җитәкчелеге дә шушы ук карашта. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, миграция кризисына Евросоюзның Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африкага карата алып барган сәясәте китерде, диде. Минск ЕСка миграция кризисы буенча киңәшләшергә тәкъдим итте, тик Брюссель колак салмады.
Белоруссия белән Евросоюз чигендә кризис быел май аеннан бирле бара. Якын Көнчыгыш һәм Африка мигрантлары Европага, барыннан бигрәк Германиягә, сыенырга өметләнә.