

Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган Евросоюз чикләренә Якын Көнчыгыштан мигрантлар ташуда Белоруссия президенты Александр Лукашенкога булышлык күрсәтә, дип язып чыккан Германиянең дөньякүләм данлыклы “Билд” гәзите.
“Билд” мәгълүматларына ярашлы, Литва һәм Польшага озатыр өчен, Лукашенко мигрантларны Белоруссиягә алдан ниятләп китерә. Имеш, мигрантларны еш кына автомат көпшәсе астында ЕС чикләренә керергә мәҗбүр итәләр.
Владимир Путин: “ Русия башка илләр эшенә кысылмый, шул исәптә Белоруссия белән ЕС чигендәге миграция кризисына да”,— дип белдерде. Ул әйтүенчә, “әлеге проблема — Белоруссия һәм аның күршеләрнең суверен эшләре, Русиянең биредә бер катнашлыгы да юк”. Александр Лукашенко үз чиратында Минскига басым ясаудан баш тартканы һәм килеп туган хәлгә кысылмавы өчен Русиягә рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта Мәскәү һәм Әнкара, “Билд” басмасы белдерүенчә, Белоруссия лидерына логистик ярдәм күрсәтә. Биредә төп рольне Русия һәм Төркия авиакомпанияләре уйный, имеш. Алар исә самолетларын Минскига мигрантлар юнәлтү өчен файдаланалар. Бу мәгълүматны Берлинның иминлек хезмәте органнарының берничә хезмәткәре, шулай ук федераль полиция союзы җитәкчесе Хайко Теггац раслаган. Теггац билгеләвенчә, хәлләр шулай булуга карамастан, Русия һәм Төркия авиакомпанияләренә ЕС санкцияләр сала алмый, чөнки алар бөтен Европа һава юллары өчен зур әһәмияткә ия.
Белоруссиянең “Белавия” компаниясе Европага мигрантлар ташуда катнаша, дип билгели “Билд”. Әлеге вакытта Минск аэропортыннан Якын Көнчыгышка атнасына 57 рейс ясала. Басма язуынча, алар гади пассажирлар өчен тәгаенләнмәгән, чөнки ул рейсларга билетларны алдан сатып алу мөмкин түгел.
Белоруссия белән Евросоюз чиге буенда миграция кризисы Белоруссия президенты Александр Лукашенко качаклар агымы һәм наркотрафик артыннан контрольне йомшартачагы белән янаганнан соң башланды. Хәл-вакыйгалар Минск белән Көнчыгыш арасында мөнәсәбәтләрнең чираттагы тапкыр киеренкеләнүе сәбәпле вакыйгалар кискен төс алды.