Дөньяда ниләр бар?
9 Ноября 2021, 15:04

Сталинның оныгын фатирыннан куып чыгарганнар

Кем уйлаган бөек илбашчының туганнары шундый көнгә калыр дип?

«Mash» Телеграм-каналыннан кадр.«Mash» Телеграм-каналыннан кадр.
Фото:«Mash» Телеграм-каналыннан кадр.

Иосиф Сталинның оныкчыгы Селим Бенсаадны Мәскәү үзәгендәге фатирдан куып чыгарганнар. Фатир ишегенең йозакларын алмаштырып, анда Селимның әтисе урнашкан.

Бенсаадның вәкиле әлеге вакытта Галина Джугашвилиның улының яшәргә урыны юк, дип белдергән. Селим  әтисе  –  алжирлы Хосин Бенсаад – белән конфликтта булуы аркасында фатирга керә алмый. Сталиннар гаиләсенең биографиясен язучы Лана Паршина Хосин Бенсаад мәрхүм хатынының васыятьнамәсен үз файдасына ялганлыштырган, дигән фикердә.

2008  елда Селим  Бенсаад фатирда яши алыр өчен әтисе белән судлашып йөргән, ахырда килешү төзергә мәҗбүр булган. Паршина сүзләре буенча, Хосин Бенсаад адвокатны “сатып алган”. Нәтиҗәдә Сталинның оныкчыгы әлеге фатирда үзенә нибары өлеш бүлдерүгә ирешә алган.

Селим Бенсаад үзе чукрак телсез. Аның вәкиле ата кеше улын эшкә яраксыз итеп танып,  психиатрик клиникага озатып, опекун хокукында фатирга хуҗа булырга  маташа, ди. Селим Бенсаадның адвокаты Эчке эшләр министрлыгына һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләр юллаган.

Хосин Бенсаад журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткан.

Чыганак: moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас