

Перуның Лима шәһәрендә яшәүче бер гаилә көчек дип сатып алган җәнлек төлке булып чыккан.
Марибель Сотело һәм аның улы шәһәр үзәгендәге кибеттән көчек сатып алган һәм Ран-Ран дигән кушамат таккан. Көчек үскәнче алар токымлы эт сатып алдык дип уйлап йөргәннәр. Тәүдә Ран-Ран күрше этләре белән уйнап үскән, әмма соңрак аның тәртибе кинәт үзгәргән. Ран-Ран Сотелоларның күршеләре асраган тавык һәм үрдәкләрне аулый башлаган. Соңыннан ул 3 эре диңгез дуңгызын ашаган һәм хуҗаларыннан качкан. Ахырда гаиләгә эт дип анд төлкесе баласын сатканлыклары ачыкланган. Анд төлкесе – Көньяк Америкада яшәүче нечкә аяклы, йонлач койрыклы, очлы борынлы һәм зур колаклы ерткыч.
Сотелога төлкеләре ашаган кош-корт һәм җәнлекләр хуҗаларына зыянны капларга туры килгән. Экологик полиция һәм Кыргый табигать һәм урман сагы милли хезмәте вәкилләре махсуслаштырылган үзәк яисә зоопаркка урнаштырыр өчен җәнлекне эзлиләр.
Ветеринар һәм кыргый табигать буенча белгеч Уолтер Сильва күп кыргый җәнлекләрне Лимага Амазония браконьерлары ташый, дип белдерә. “Күп җәнлекләрне көчек килеш тотып алалар. Моның өчен аларның аналарын үтерәләр, ә көчекләрен законсыз рәвештә кара базарда саталар. Бу очракта төлкене йорт эте дип алдап сатканнар”, – ди ул.
Чыганак: Lenta.ru