

Токиодагы Ferray Corporation компаниясе хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны һәм хезмәткәрләренең стресс дәрәҗәсен төшерүне сәер ысул белән хәл иткән. Офиска 9 урам песиләрен алганнар.
Моны Токиодагы зур булмаган торак биналары белән аңлаталар. Күп торак арендаторлары фатирда торучыларга йорт хайваннары белән яшәүне тыя, нәтиҗәдә күп мәчеләр урамда яшәргә мәҗбүр була. Ә кешеләр яраткан мәчеләрен сагына. Кысан биналар “снимать” итү сәбәпле алар ялгыз яшәргә яисә мәчеләр кафеларына барып йөрергә мәҗбүр.
Шушы хәлләрне искә алып, компания йонлач хезмәткәрләрне “ялларга” булган. Нәтиҗәдә кешеләр үзара ешрак һәм күбрәк аралаша һәм яраткан йорт хайваннары белән күбрәк вакыт үткәрә башлаган. Ул гына түгел, хезмәткәрләргә, кирәк икән (калдырырга кеше булмаса), эшкә йорт хайваннарын алып килергә рөхст иткәннәр . Шулай ук Ferray Corporation мәче алучыларга ай саен 42 доллар акча түли. Әмма компаниянең 4 аяклы хезмәткәрләре кайак уңайсызлыклар да тудыра – компьютер тимер чыбыкларын кимерә, кәгазьләрне ерта. Шулай да компания бу хәлләргә күз йомарга риза. Ни дисәң дә, хезмәт җитештерүчәнлеге арткан бит.
Чыганак: lenta.ru