

Американың Вестланд шәһәрендә (Мичиган штаты) яшәүче бер ир, сатучы кыставына килеп, лотерея билетлары ала һәм джекпот ота.
“Мин даими рәвештә бу кибеткә керәм, әмма гадәттә лотерея уйнамыйм. Сатучы белән сөйләшеп торганда, ул миңа: “Брюс, бу синең бәхетле көнең! Син сынап карарга тиеш”, – диде. Аның киңәшен тыңлап, 5 билет алам дидем”, – 69 яшьлек Брюс Юдицки ул көнне шулай искә ала.
Сатып алучының билетында уйнату нәтиҗәсендә чыккан 5 сан да туры килә. Шулай итеп, билет америкалыны баета. Хәзер ир ел саен 25 мең доллар күләмендә (1,7 миллион сум) түләүләр алырга тиеш.
“Икенче көнне миңа кибеттән шалтыраттылар да билетны кире китереп бирүне үтенделәр. Башта нәрсә булган икән дип уйладым, әмма кибеткә баргач, анда бәхетле билетны мин алгандыр дип ышанулары хакында сөйләделәр. Мин хәтта аптырап калдым”, – ди Юдицки.
Пенсионер откан акчаларын төрле исәпләрне түләүгә һәм гаиләсенә тотынырга ниятли. “Пенсиягә чыккач, җылы якларга күченеп китәм дә спорт автомобиле сатып алам дип уйлый идем. Соңыннан оныкларым туды, һәм бар да үзгәрде. Әмма бернәрсәне дә үзгәртәсем килми. Откан акчаларны тизрәк гаиләмә тотыну ләззәтен кичерәсем килә”, – дип ассызыклый ир.
Чыганак: lenta.ru