

Малайзиядә кияүгә чыккан яшь кыз зөфаф төнендә башы авыртуга зарланган һәм икенче көнне үлеп киткән.
25 яшьлек Сити Сараф белән Мохәммәд Амирул Акмал Мохд Азиз 23 октябрьдә өйләнешкән. Туй тантанасыннан соң яшьләр йокларга яткан. Амирул сөйләвенчә, хатыны аны төнге сәгать өчтә уяткан да бик каты башы авыртуын әйткән. Әмма күп тә үтми авырту басылган, һәм ул янә йокыга талган. Иртән уянгач, ир хатынын уятмаска була.
Соңрак Амирул хатыны тончыга башлавын күрә, әмма берничек тә аны уята алмагач, ашыгыч ярдәм чакырта. Ситины дәваханәгә алып китәләр, табиблар ярты сәгать аңа җан кертергә тырышсалар да, ул үлә. Ахырда яшь хатынның үлеме сәбәбен баш миенә кан саву (инсульт) белән аңлаталар.
Коточкыч хәл. Яңа тормыш юлына аяк басып та өлгермәгән яшьләрнең якты дөнья белән хушлашуы бик кызганыч...
Чыганак: lenta.ru