

29 октябрьгә каршы төндә Саратов өлкәсенең Лысогорский районында сунарчылык һәм балыкчылык хуҗалыгы комитеты белән полиция хезмәткәрләре LADA Largus автомобилен туктата. Аның руле артында КПРФ фракциясеннән Дәүләт думасы депутаты Валерий Рашкин утырган. Полиция машина багажнигында поши түшкәсенә күреп калган. Сәясәтче белән машинада 49 яшьлек ир дә булган. Депутатның сунарга рөхсәте булмаган, чөнки ул территориядә пошиларга аучылык итү тыела.
Депутат бу хәлне болай аңлаткан, имеш, ул урманда үтерелгән поши гәүдәсенә тап булган да, аны полициягә тапшырырга ниятләгән.
Рашкин медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарткан, нәтиҗәдә аңа карата протокол төзегәннәр.
Хокук сакчылар тәүдә Валерий Рашкинның коралын тапмаганнар. Әллә ауга ике машина чыккан булып, берсе мылтыкны алып качканмы икән дигән фаразлар да булган. Әмма ахырда коммунистның коралы урманда калганлыгы ачыкланган, полицейскийлар соңрак законсыз ау урынында карабинны һәм Валерий Рашкинның документларын тапкан.
Законсыз аучылык итү турында җинаять эше кузгатылган. Поши табылган машинада балта һәм ике пычак та бар. Соңрак бу эшне Тикшерү комитетына тапшырганлыгы билгеле булды. Сәбәбе – җинаять эшенең зур иҗтимагый резонанска ия булуы.
Чыганак: lenta.ru