Дөньяда ниләр бар?
2 ноябрь 2021, 07:09

Ахирәтенең иреннән бала тапкан

Кеше арасына кермәвең яхшы да бит...

ribalych.ruribalych.ru
Фото:ribalych.ru

@haileymae93 никлы TikTok-блогер хатын  ничек итеп иренең хыянәте турында белүен язган. Күп балалы ана сүзләренчә, иренең аңа тугры булмавын ул ахирәтенең баласының миңен күргәч белгән.

Ахирәте бәби тапканда блогер  аның белән бергә булуын сөйләгән. Тулгак тота башлагач, ул аны дәваханәгә илткән, бәби тапканда да кулыннан тотып, ярдәм итеп, дәртләндереп, юатып торган. “Бу искиткеч тәҗрибә булды. Сабыйның дөньяга килү мизгелендә ахирәтем янәшәсендә булуым белән бәхетлемен”, – дип уртаклаша ул тәэссоратлары белән.

Берничә көннән ахирәтенең нәни кызының подгузнигын алмаштырганда блогер хатын бала тәнендә миң күреп кала. “Безнең балаларда да андый миңнәр бар, шуңа бу хәлне күргәч, баланың әтисе минем ирем булуын аңладым”, – ди хатын.

Ахырда блогерның ахирәте аның ире белән уйнаш итүен таныган. Ире исә берничә айдан гына дөресен әйтергә җөрьәт иткән. TikTok-тагы видеоролик авторы сүзләренчә, хыянәтче ире белән ул аерылышкан. Ә менә ахирәте белән әйбәт мөнәсәбәттә  калган, чөнки нәни кызчык – аның балаларының сеңлесе.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас