

Будапештта кафе хуҗалары туристны алдарга уйлаган һәм 210 мең форинт бәялек (безнең акчаларда 50 мең сумга якын) кофе китереп биргәннәр.
Германиядән килгән турист, Будапештта ял иткәндә кафеларның берсенә кереп, 1 чынаяк кофега заказ ясаган. 210 мең форинт бәялек исәп китереп тоттыргач, туристның ачуы кабарган, ул кофе өчен түләүдән баш тарткан. Официантлар исә аны куркыткан, түләмәсәң, полиция чакыртабыз, я үзеңне юк итәбез дип яный башлаганнар. Гражданский киемдәге полицейский җәнҗалга кысылмаса, вакыйга ничек тәмамланыр иде, кем белә?! Шулай итеп, талауда шикләнелгән кафе хуҗаларын кулга алганнар. Әйткәндәй, Будапештта бу алдау схемасы киң таралган икән. Шуңа да хокук саклау органнары хезмәткәрләре мондый явызларны еш кына җинаять урынында тоткарлый икән.
Чыганак: lenta.ru